Теләүчеләр иске тукымалар, яулыклар, пледлар, күлмәкләр, бәйләнгән оекбашлар һәм бияләйләр китерә ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, арт-объект сарафанга охшаган агач корылмадан гыйбарәт – ул тукымалар белән эшләнәчәк. Идея Казан апсайкл-рәссам Элина Касыймова һәм аның «Тартмада» иҗади проекты белән берлектә тормышка ашырыла.
Теләүчеләр иске тукымалар, яулыклар, урын-җир әйберләре, пледлар, күлмәкләр, бәйләнгән оекбашлар һәм бияләйләр китерә ала. Әйберләр чиста һәм яхшы хәлдә кабул ителә.
Тукымалар җыю 7 нче февральгә кадәр Җиңү проспекты, 69 адресы буенча урнашкан Горки-Әмәт урманындагы спорт базасы бинасында (көн саен), шулай ук Ипподром урамы, 14 адресы буенча урнашкан Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә (дүшәмбе һәм сишәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр) дәвам итәчәк.