Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2019, 14:00

Казанлыларга Сабантуйга иң шәп сөлге бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәләр

Иң матур эшләнмәләр 23-нче июньдә Аккош күле территориясендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе иң шәп Казан сөлгесенә #Казанскоеполотенце бәйгесен үткәрә. Иң матур эшләнмәләр 23-нче июньдә Аккош күле территориясендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителәчәк.

Сөлге җыю - Сабантуй алдыннан татарларда үткәрелә торган йола. Элеккеге заманнарда яшь хатыннар, кызлар ел дәвамында сөлгеләргә бизәкләр чиккәннәр. Сөлгеләрне батырларга бүләк иткәннәр һәм ат иярләренә бәйләгәннәр. Чигүле эшләнмәләр баш батырга билгеләнгән: иң уңышлыга бүләк биреп, үзләренең изге теләкләрен теләгәннәр.

«Бүген татар орнаменты булган чигүле сөлгеләр гаиләләрдә бу сөлгеләрне иҗат иткән ата-бабаларыбызның истәлеге буларак сакланадыр, мөгаен. Әмма бүгенге көндә дә бәйрәмгә дип сөлгеләр чигә торган гаиләләр бар», - дип аңлаттылар бәйгенең башлануын Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтендә.

Конкурста катнашу өчен инстаграмга үз куллары белән чиккән сөлге фотографиясен урнаштырырга, аны тудыру тарихы турында сөйләргә һәм #КазанскоеПотенце хэштегын күрсәтергә кирәк. Иң шәп сөлгеләр 23-нче июньдә Аккош күле территориясендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел Сабантуй Казанда 23-нче июньдә дүрт мәйданчыкта узачак: Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күлендә, шулай ук «Казан» ат спорты комплексында.

Барлык яңалыклар