В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Йорт» экоүзәгендә эшкәртүгә икенчел чимал, хәйрия фонды өчен кием-салым һәм аяк киеме, эт приютлары өчен азык, уенчыклар һәм муенчаклар кабул итәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Мәйданчыкта икенчел чимал кабул итү зонасы оештырылачак, шулай ук эшкәртелгән материаллардан ясалган әйберләр һәм экология темасына өстәл уеннары тәкъдим ителәчәк. Эшкәртүгә пластик карталар, кырыну станоклары, дару блистерлары, каләмнәр һәм фломастерлар (эчендәге металл өлешләрдән тыш), пластик капкачлар, крем һәм теш пасталарыннан бушаган савытлар (алдан юарга һәм кисәргә кирәк), кибеттән алган чеклар һәм башка әйберләр тапшырылырга мөмкин. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга була.
Фримаркетка Казандагы хайваннарның приютлары өчен этләр азыгы, уенчыклар, муенчаклар, пеленкалар, сөлгеләр, пледлар, келәмнәр, юу чаралары, катыргы кәгазь һәм катыргы кәгазьдән тартмалар, резин перчаткалар алып килергә мөмкин. Мәйданчыкта Казанның «Лапа» яшьләр хәрәкәте волонтерлары эшләячәк. Алар үз эшчәнлекләре турында сөйләячәк һәм уеннар оештырачаклар. Әйберләр 29 нчы октябрьдә генә кабул ителәчәк.
Моннан тыш, казанлыларның Шәһәр балалар экология-биология үзәгенең «Биосфера» павильонындагы хайваннарга ярдәм итү мөмкинлеге дә булачак. Учреждениегә этләр, мәчеләр, сасы көзән, диңгез дуңгызлары, тычканнар, попугайлар өчен азык, шулай ук пычкы чүбе һәм печән кирәк.
Фримаркет 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 71 адресы буенча узачак.
Фримаркетка бара алмаучылар үзара алмашу өчен әйберләрне алдан алып килә ала. Аларны 29 нчы октябрьгә кадәр 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Йорт» экоүзәгендә кабул итәләр, дип хәбәр итә Шәһәр балалар экология-биология үзәгенең матбугат хезмәте.