Акцияне «Фракция» проекты командасы үткәрә
Фото: Денис Гордийко
Макулатураны 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Учительская ур., 2 адресы буенча урнашкан «Фракция» икенчел чимал җыю пунктында тапшырырга була, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, «Фракция» проекты алга таба эшкәртү һәм кабат куллану өчен икенчел чималны аерым җыю белән шөгыльләнә. Проектның максаты – әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметү һәм тормыш сыйфатын яхшырту. Күптән түгел «Фракция» яңа пунктка күченде, аның эш режимын Telegram каналыннан карап була.