Шәһәрлеләр сорауларына Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирергә әзер.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). 31 декабрьгә кадәр Татарстанда балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре балаларның кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, яңа ел товарлары, балалар туклануы сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук товарларның әлеге категориясенә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча сорауларга җавап бирергә әзер.
Шалтыратулар кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, 12.00-13.00 сәгатьтә - тәнәфес. Моннан тыш, Татарстанда яшәүчеләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенә (843) 273-15-83 телефоны буенча шалтырата ала: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00-17.00 сәгатьтә; җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьтә, тәнәфес 12.00-12.45 сәгатьтә, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.