Беренче программа 18-20-нче октябрьдә күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 18-20-нче октябрь көннәрендә Казанның Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында иң танылган кыска метражлы фильмнарны күрсәтә башлыйлар. Тамашачылар агымдагы елның иң бүләкләнә торган 5 фильмын күрәчәк, миллениалларның дөнья, өлкән буын һәм үзара мөнәсәбәтләре турында бәян итәчәк.
Программада режиссер Лада Искәндәрованың «Жрица словесности», режиссер Максим Елагинның «Учитель», Алексей Чудиновның «Зной», Анастасия Чагочкинаның «Грымза» һәм Денис Кудрявцевның «Турист» фильмнары планлаштырылган. Бу кинотасмаларның барысы да Россия һәм халыкара зур кинофестивальләрдә катнашучылар һәм лауреатлар булдылар.
Кино күрсәтүнең гомуми хронометражы 91 минут тәшкил итәчәк. Сеанслар 19.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте.