В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Исегезгә төшерәбез, Казанда яңа уку елына балалар бакчаларын комплектлаштыру 1-нче апрельдән башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Казан ата-аналарына 1-нче апрельгә кадәр балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итүгә ташламаларны расларга кирәк. Әгәр моны соңрак эшләсәләр, бала балалар бакчасына гомуми чират тәртибендә генә кабул ителәчәк.
Балалар бакчасына ташламалы юллама алуга дәгъва кылучы ата-аналар арасында элек бирелгән гаризаның статусын Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тикшереп була. Гариза шәхси кабинетта «Ташламаларны раслау» статусына ия булса, балалар бакчаларында комплектлаштыру башланганчы, район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда яңа уку елына балалар бакчаларын комплектлаштыру 1-нче апрельдән башлана. Казанлылар өчен район мәгариф бүлекләренә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, чират терминаллары һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында алдан онлайн-язылу мөмкинлеге бар.