В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Суны тикшерү нәтиҗәләре микробиологик күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре казанлыларга “Локомотив” пляжы янында Идел елгасында һәм Дәрвишләр бистәсендә Комсомольское күлендә су керергә киңәш итми.
Сулыклардагы суны тикшерү нәтиҗәләре микробиологик күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килми, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Искәртергә кирәк, Казанда “Түбән Заречье” һәм Тирән күл пляжлары эшләрен дәвам итә.