В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында катнашты
Фото: Денис Гордийко
«Балалар өчен каникуллар – көтеп алынган шатлыклы вакыйга, әмма олылар бу чорда аларга карата аеруча игътибарлы булырга тиеш. Нәкъ менә каникулларда балалар караучысыз калалар, күп вакытларын урамда үткәрәләр. Шуңа да ата-аналар, беренче чиратта, балаларына юлда үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә, өйрәтергә тиешләр», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Узган атнада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә узган ата-аналар җыелышларында катнаштылар, анда балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерделәр.
«Ата-аналар балаларын урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә системалы рәвештә өйрәткәндә генә юлларда балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтергә һәм имгәнү алу очракларын бетерергә мөмкин», – диделәр ведомствода.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның беренче ике аенда Казанда балигъ булмаганнар катнашында 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.