Июль аенда урманда адашкан Татарстанлылар 13 тапкыр ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Июль аенда урманда адашкан Татарстанлылар 13 тапкыр ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шуңа бәйле рәвештә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкына урманда булуның төп кагыйдәләрен искә төшерә.
Урманга чыгар алдыннан алдагы тәүлеккә һава торышының фаразларын игътибар белән өйрәнергә, туганнарны һәм якыннарны сез юл тотачак урын турында кисәтергә, кайчан кайтырга җыенуыгызны хәбәр итәргә кирәк. Кирәк булган әйберләрнең барысын да үзең белән алырга кирәк: компас, энергиясе тулы булган мобиль телефон, шырпы, пычак, су, азык-төлек (чикләвек, кипкән җиләк-җимеш), бау һәм бөҗәкләрдән саклый торган чаралар.
Урманчылар баш киемнәре, озын чалбар, озын җиңле күлмәк, уңайлы аяк киеме яки резин итекләр кияргә киңәш итә. Эзләү оештырылган очракта урманда сезне күрү җиңел булсын өчен, ачык төстәге кием киргә кирәк.
Әгәр сез урманга автомобиль белән килгәнсез икән, магнитолагызны кабызып калдырыгыз һәм музыка ишетелмәс урынга ерак китмәгез.
Урманга керер алдыннан төп ориентирларга игътибар итәргә кирәк: юллар, электр тапшыру линияләре, торак пунктлар, елгалар, инешләр.
Урманда вакыт-вакыт ориентирларны игътибарга алырга киңәш ителә: квартал баганалары, йомры ташлар, гадәти булмаган формадагы агачлар, инешләр, чокырлар.
Әгәр адашкансыз икән, 112 телефоны буенча коткару хезмәте белән элемтәгә керергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.