В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). 9-нчы декабрь көнне Казанның мәшгульлек хезмәте Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында вакансияләр ярминкәсе уздырачак.
Ярминкәгә килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, вакансияләр һәм эшкә урнашу юнәлешләре турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау, яңадан укыту мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшләшә алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Копылов урамы, 2а адресы буенча узачак.