В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар яңгыр булачагын фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). 5-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы бүген төнлә 11-13 градус, көндез-14-16 градус җылы булачак.
Татарстан буенча көндез урыны белән яңгырлар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле, төнлә тизлеге көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр, көндез көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +8-дән +13 градуска кадәр, көндез +14-тән +19 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе көнне, 6-нчы октябрьдә, республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә +6-дан +11 градуска кадәр, көндез +13-тән +18 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.