Бүген маршрут буенча шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанда «Иске урамнарның матурлыгы» дигән яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк. Шәһәр халкына һәм Татарстан башкаласы кунакларына «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале эзләре буенча узарга һәм аның дүрт елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышырга тәкъдим итәчәкләр. Бүген маршрут буенча шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре узды.
Матбугат туры хәзерге вакытта эшләр тәмамланып килә торган йорттан, агач архитектурасы һәйкәле, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты - Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортыннан башланды. Архитектор Екатерина Еремина сөйләгәнчә, бу бина – шале стилендә башкарылган бердәнбер бина. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, озак вакыт дәвамында шәһәр халкы һәм йортта яшәүчеләр фасадның беркайчан да билгеле бер төскә генә ия булмавына ышанганнар. Әмма реставраторлар моннан йөз ел элек йортның табигый агач төсләренә буялуын ачыклаган, фестиваль катнашучылары әлеге үзенчәлекне торгызган.
Волков урамында «Том Сойер Фест» активистлары дүрт ел эчендә 7 йортта булган – алар шулай ук Лебедевлар гаиләсе йортын, XIX гасыр азагына караган торак йортны - Распопова йортын, Богородскийлар гаиләсе йортын, Берлинд-Филипсон йортын һәм Пельцам йортын торгыздылар. Сүз уңаеннан, элек Волков урамы Икенче тау исемен йөртә иде. Экскурсовод Лилия Кәлимуллина ассызыклап үткәнчә, ул тар, таш һәм кирпечле булган, Казанның агач йортлар куелган бик аз урамнарының берсе булган. Нәкъ менә биредә бүген аларның иң күп саны сакланып калган.
Әйтергә кирәк, «Том Сойер Фест» булган күп кенә йортларда яшәүчеләр чыннан да әлеге биналарның тарихы белән кызыксыналар, шулай ук аларның сакланышы турында кайгырталар. Журналистлар моны Волков урамындагы 80-нче номерлы йортта яшәүче Константин Лебедев мисалында күрделәр. «Биредә гаиләмнең биш буыны яшәгән – якынча 1942-49 еллардан бирле. Мин дә шушы йортта тудым, ә миңа инде 47 яшь. Без әти белән монда яшәү кызык булуын күптән аңладык, өстәвенә барысы да якында гына урнашкан. Ә йорт үзе - авылның кечкенә бер кисәге», - диде ул. К.Лебедев йорттагы планировканы саклап калуын билгеләп үтте. «Йорт якынча 1900 елда төзелгән. Әлеге чорда барлыкка килгән һәм авыл тормышыннан аны аңлап киткән кешеләр – инженерлар, укытучылар, табиблар өчен уйланган булгандыр. Ягъни йортларда терлекләр ишегалды юкка чыкты, күпкә цивилизацияле апартаментлар барлыкка килде», - дип сөйләде ул матбугат вәкилләренә.
«Том Сойер Фест» объектларының берсе - Ульянов-Ленин ур., 16 адресында урнашкан Печников йорты. Бу - Казанда хәрәкәт тарихы башланган йорт. Әлеге экскурсия кысаларында туристларның игътибарын XIX-XX гасыр биналары архитектурасында семантик әһәмияткә ия булган кәрнизләр һәм тәрәзә йөзлекләренә юнәлтәчәкләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда әлеге йорт мәдәни әһәмияткә ия объект дип табылган. Моннан тыш, әлеге бина белән бер урамда Алексей Пешков яшәгән йорт, шулай ук Владимир Ленин музее урнашкан.
Фестиваль эзләре буенча сәяхәт вакытында кунакларга шулай ук Лесгафт ур., 19 адресы буенча урнашкан Филипсон йортын, Калинин ур., 4 адресы буенча Н.Троицкий йортын, Калинин ур., 12 адресы буенча урнашкан ХХ гасыр башындагы торак йортны, Тукай ур., 33 адресы буенча урнашкан Ш.Фәйзуллин йортын, Сара Садыйкова ур., 14 адресы буенча урнашкан сәүдәгәр Җәләшев йортын һәм Достоевский ур., 12 буенча урнашкан А.И.Жантэ йортын карарга тәкъдим итәчәкләр.
«Иске урамнарның матурлыгы» маршруты Фатыйх Кәрим урамы, 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортында төгәлләнәчәк, ул быел торгызылган. Әлеге объекттагы эшләрдә Франциядән килгән волонтерлар һәм танылган җырчы Андрей Макаревич та катнашты. Яңа зәңгәр төстә эшләнгән матур йорт Иске Татар бистәсенең мәдәни һәм тарихи объектына - Юныс мәйданына чыга. Аның нигезенә «чор-бак» принцибы салынган, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «дүрт бакча» дигәнне аңлата. Шул рәвешле мәйданы 4 зур булмаган яшелләндерелгән киңлеккә бүленгән. Тарихи яктан скверның һәр өлешенең үз исеме булган: мәчеткә барганнан соң ир-атлар җыелган мәйдан; мәхәббәт бакчасы (анда яшь кызлар үзләренең серләре белән бүлешкән); кайгы скверы һәм шәһәрлеләр кичләрен биегән «Чаткы» мәйданы.
Яңа маршрут буенча җәяү дә, автобуста да йөреп булыр дип планлаштырыла. Экскурсияне оештыручылар юл аларны торгызуның хронологик тәртиптә булмавын билгеләп үтә.
Исегезгә төшерәбез, 21-нче сентябрьдә Казанда фестивальне ябу тантанасы планлаштырыла. Бәйрәмдә казанлылар мастер-класслар үткәрә яки иҗади номерлар белән чыгыш ясый ала. Тәкъдимнәрне «Том Сойер Фест» рәсми берләшмәсендә калдырырга мөмкин.