Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2023, 15:11

Казанлыларга балаларны тәрәзәдән егылып төшүдән саклау буенча киңәшләр бирелде

Алар арасында блокираторлар урнаштыру, җиһазларны тәрәзәләрдән ерак урнаштыру һәм башкалар бар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). Казанлыларны балаларны тәрәзәдән егылып төшүдән саклауның мөһимлеге турында кисәтәләр. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец ата-аналарга балаларның өйдәге куркынычсызлыгы буенча киңәшләр бирде.

Ул бала өйдә булганда тәрәзәләрне ябык тотарга кирәк дип саный. «Тәрәзәдән егылу – балалар травматизмының һәм үлеменең төп сәбәпләренең берсе, бигрәк тә шәһәрләрдә. Балалар ачык тәрәзәләр белән бик кызыксына. Ел саен биеклектән егылудан бик күп балалар үлә», - дип ассызыклады ул.

Икенче киңәш – җиһазларны тәрәзә янына куймау. Болай булса, бала тәрәзә төбенә менеп, егылып төшә алмый. Мөмкин булса, тәрәзәләрне өскә каратып ачарга, шулай ук махсус блокираторлар урнаштырырга кирәк – алар балаларга тәрәзәне ачарга мөмкинлек бирмәячәк.

Ирина Волынец шулай ук чебен-черкидән саклаучы сеткаларга ышанмаска куша, чөнки алар чыдамсыз, балаларны егылудан саклап кала алмаячак. «Чебен-черкидән саклаучы сетка аркасында бала киресенчә егылып төшә ала, чөнки ул үзен аның артында куркынычсыз хис итеп, тәрәзәгә таянган кебек таянырга мөмкин. Еш кына балалар бу сеткалар белән бергә төшәләр. Тәрәзәләргә рәшәткәләр куегыз. Алар балаларны ачык тәрәзәләрдән егылудан саклый», - ди балалар омбудсмены.

Әгәр дә балага тәрәзәдән берәр нәрсә күрсәтәсез икән, аны һәрвакыт нык тотыгыз, баланың кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, уч төпләрегез коры булсын һәм баланы киеменнән тотмагыз.

«Балаларга куркынычсызлык дәресләре үткәрегез. Олы балаларны кечкенәләргә күз-колак булырга өйрәтегез. Баланы беркайчан да караучысыз калдырмагыз», - дип йомгаклады Ирина Волынец.

Барлык яңалыклар