28-нче апрельдә психологлар, ТР Прокуратурасы һәм тикшерү органнары вәкилләре белән туры эфир узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 28-нче апрельдә республика халкы өчен «Балаларны криминалдан ничек саклап калырга» дигән темага туры эфир оештырылачак.
«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Овчинникова «Баланы хокук бозуга һәм җинаятькә җәлеп итүдән ничек саклап калырга» темасына доклад белән чыгыш ясаячак. «Ышаныч» үзәгенең «Сердэш» психологик-педагогик ярдәм бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Сабирова ничек балага көчләү корбаны булмау турында киңәш бирәчәк.
Шулай ук туры эфирда Татарстан Республикасы Прокуратурасы балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча 3-нче бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Игорь Егоров чыгыш ясаячак.
Очрашуның модераторлары булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева торачак.
Туры эфирны ТР Министрлар Кабинеты сайтында 14.00 сәгатьтән карарга мөмкин булачак. Шулай ук кайнар линия телефоны да эшли: +7(843)294-96-10, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.