Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2025, 10:59

Казан халкына чипланган йорт хайваннарына документларны бушлай рәсмиләштерергә мөмкинлек бирелә

Күчмә теркәүләр 1 февральдән башлана

Казанда киләсе атнадан чипланган этләрнең бушлай күчмә теркәлүләре башлана. Һәр хайван турындагы мәгълүматларны федераль мәгълүматлар базасына яки йорт хайваннарын исәпкә алуның халыкара стандартына кертәчәкләр.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстанда хуҗалары үз этләрен теркәргә тиеш. Бу хайванны югалткан очракта куркынычсызлыкны тәэмин итәргә һәм эзләүне гадиләштерергә ярдәм итәчәк, шулай ук халыкара күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнашу мөмкинлеген бирәчәк.

Күчмә теркәлү барышында ветеринария табиблары хайваннарны караячак һәм кирәкле документларны рәсмиләштерәчәк. Моңа кадәр хуҗа үз паспортын һәм ИНН ны тәкъдим итәргә, гаризаны тутырырга, шулай ук этнең ветеринария паспортын күрсәтергә тиеш.

Күчмә теркәү Киров районыннан башлана. Эт хуҗаларын 1 февральдә Салават Куперендә (Арсланов урамындагы 8 нче йорт янында) көтәләр.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы үз этләренә документларны 8 февральдә Ярминкә мәйданчыгында (Беломорск урамындагы 69 нчы йорт янында) рәсмиләштерә алачак.

Совет районында этләрне теркәү 15 февральдә Горки-Әмәт урманында (парковка 1, Җиңү проспекты ягыннан) узачак.

Мәскәү районыннан хуҗаларны йорт хайваннары белән бергә 22 февральдә Левченко бистәсендә («Полимер» мәдәният йорты янында) көтәчәкләр.

Идел буе һәм Вахитов районнарында яшәүчеләр үз этләрен 2 мартта Иске Тау бистәсендә (76 нчы мәктәп каршындагы мәйданчыкта) терки алачак.

Барлык адреслар буенча күчмә теркәлүләр 10:00 нан 14:00 кә кадәр узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)295-08-49 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Казан Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

Барлык яңалыклар