В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Корбан бәйрәме белән котлауны 27 нче июньдә күрергә мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Казан телеманарасы 27 нче июньдә якты төсләргә буялачак. Анда Корбан бәйрәме белән котлау булачак.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары бәйрәм яктылыгын 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрә алачак, дип хәбәр иттеләр Цифрлар министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, Корбан бәйрәме – мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе. Быел ул 27 нче июньнән 28 енә каршы төндә, Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үткәч башлана.
Корбан бәйрәме уңаеннан 28 нче июнь Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне булачак.