В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яктылык-динамик тамашаны 15:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Иртәгә Казан телеманарасында Россия һәм Белоруссиянең Союз дәүләтен төзү турындагы Килешүгә кул куюның 24 еллыгы уңаеннан тематик яктырту булачак. Анда ике илнең дәүләт флаглары, ә аларның фонында «24 года Союзному государству» сүзләре сурәтләнәчәк.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар бәйрәм иллюминациясен 15:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
Россия һәм Белоруссиянең Союз дәүләтен төзү турында килешү 1999 елның 8 нче декабрендә Мәскәүдә имзалана. Ике ил халыклары өчен бу документ күп гасырлык туганлык һәм тарихи бердәмлекнең какшамаслыгын символлаштыра.