В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 5 ноябрьгә кадәр кабул ителә
Казан яшьләренең елның иң яхшы студентлар чарасының бер өлеше булу һәм үзләрен Россия Студентлар язы делегациясендә вазыйфаи зат (атташе) буларак сынап карау мөмкинлеге барлыкка килде.
Вазыйфаи затларга делегация вәкилләрен озатып йөрү, чараларны үткәрү вакыты һәм урыны турында мәгълүматны вакытында тапшыру бурычы йөкләнә, шулай ук алар чара барышында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Казан яшьләре атташе булу өчен 5 ноябрьгә кадәр әлеге сылтама буенча гариза тутырырга тиеш. Аннары алар онлайн-әңгәмә этабын узачак. 15 һәм 16 ноябрь көннәрендә ике көнлек көндезге укулар каралган.
Атташелар фестивальдә 24-29 ноябрь көннәрендә катнашачак. Төбәкләр белән дистанцияле аралашу 18 ноябрьдән 1 декабрь көннәренә билгеләнгән.
Алдарак Татарстан Республикасы башкаласында Казан шәһәре Мэрының исемле стипендияләрен бирү максатыннан уздырыла торган фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайтулары турында хәбәр ителгән иде. Шәһәр яшьләре документларны 7 ноябрьгә кадәр тапшыра ала.