В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рамазан Рәхмәтуллин информатика буенча 29-нчы Халыкара олимпиада нәтиҗәләре буенча бүләкләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). КФУның Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаучы, информатика буенча 29-нчы Халыкара олимпиаданың алтын медале иясе (International Olympiad in Informatics) Рамазан Рәхмәтуллинга Россия Федерациясе Президенты премиясен тапшырдылар. Россия Мәгариф министрлыгында тиешле боерыкка кул куелды.
Премияне алучылар арасында Татарстан Республикасы уку йортларын тәмамлаган ике укучы бар - КФУның Лобачевский исемендәге лицееннан Рамазан Рәхмәтуллин һәм 35-нче номерлы Түбән Кама лицеен тәмамлаучы, химия буенча 50-нче Халыкара олимпиаданың (International Chemistry Olympiad, IChO) көмеш медале иясе Андрей Кобелев.
Билгеләп үтик, 2018 елда физика, математика, биология, химия, география, астрономия һәм астрофизика, информатика буенча халыкара олимпиадалар һәм юниорларның табигый фәнни олимпиадалары узды. 38 укучы медальләр алды, аларның 22-се югары бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.