Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2019, 13:36

Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырылды

Чарада Россия Генштабы башлыгы Валерий Герасимов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль). Бүген РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырды. Чара кысаларында шулай ук уку йорты территориясендә урнашкан Герой-танкист һәйкәле дә ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Валерий Герасимов бүгенге көндә Казан танк училищесының укыту-матди базаны уңышлы эшләү өчен кирәкле булуын һәм укытучылар составын билгеләп үтте. "Командалы кадрларны әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен училище Россия Президенты тарафыннан Жуков ордены белән бүләкләнде. Барлык ветераннарны һәм училищены тәмамлаучыларны – курсантларны һәм офицерларны әлеге бүләк белән котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Россия Генштабы башлыгы.

Үз чиратында, Р. Миңнеханов ассызыклаганча, бу вакыйга училище өчен икеләтә истәлекле, чөнки ул уку йортының йөз еллыгы алдыннан уза. Ул тантанада катнашучыларга училищеның бай тарихы турында искәртте. "Казан танк училищесының тирән тарихи тамырлары бар. Гасырлар дәвамында вакыт таләпләре һәм уку йортының исеме үзгәрә. Бу стеналарда безнең Ватаныбызның Кораллы Көчләре өчен белгечләр әзерләнде, аны тәмамлаучылар сугыш кырларында һәм көндәлек хезмәттә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр", – диде Татарстан Президенты һәм училищены тәмамлаучыларны кая гына җибәрсәләр дә, алар бөтен җирдә намус, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булдылар, дип өстәде.

"50-дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек булды. Алар арасында РФ Кораллы көчләренең Генштабы башлыгы, оборона министрының беренче урынбасары армия генералы Валерий Герасимов та бар. Училищены тәмамлаучылар арасында Россиянең тагын бер Герое – батыр сугышчы, чын офицер һәм якташыбыз-лейтенант Алексей Козин да бар. Шунысы куанычлы, бүген Ватанны саклаучылар буыны Ватанга һәм үз халкына шундый ук тугрылыклы хезмәт итә", - диде Р.Миңнеханов.

Соңыннан республика башлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында илнең армиясен һәм флотын ныгыту буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте, һәм республика бу процесста зур роль уйнады, дип өстәде.

"Куәтле оборона-сәнәгать комплексы булган Татарстан гомуми эшкә зур өлеш кертә. Республика танк училищесының матди-техник базасын үстерүгә аерым игътибар бирә. Озак еллар дәвамында Татарстан җитәкчелеге һәм халкы уку йорты коллективы белән җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Без алга таба да хәрби хезмәткәрләргә һәм училище курсантларына төрлечә ярдәм итәчәкбез", – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары катнашучыларга Татарстан Президентының бөтен училище коллективына рәхмәт белдерү турындагы Указны укыдылар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар