Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2019, 13:37

Казанның «Игелекле фудтрак» хәйрия проектына ике ел тулды

Бу вакыт эчендә мохтаҗларга 20 мең порциядән артык кайнар аш таратылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанның «Игелекле фудтрак» хәйрия проектына ике ел тулды. Бу вакыт эчендә волонтерлар авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә 20 меңнән артык порция азык-төлек таратты. Кайнар ризык өләшү атнаның алты көнендә башкарыла. Үз туган көнендә фудтрак шәһәр халкын Петров исемендәге паркта тукландырды.

Петров исемендәге паркта урнашкан тарату ноктасы октябрь башында ачылды. Тулы булмаган ике ай эчендә ул үзендә ихтыяҗ барлыгын раслады - «Игелекле фудтрак» проекты менеджеры Анастасия Суханова сүзләренә караганда, китерелгән бөтен провизия бер сәгать эчендә таратыла.

«Без ашларны кайнар килеш саклый торган зур термобаклар кулланабыз. Безнең өчен ашларны кафелар әзерли, алар белән без хезмәттәшлек итәбез. Без һәрвакыт яңа әзерләнгән ризыкны алып китәбез, һәм ярты сәгать дәвамында аны тарату ноктасына алып кайтабыз», – дип сөйләде А.Суханова.

Ризыкны тарату өчен волонтерлар җәлеп ителә - еш кына алар «Ярдәм», «Зәкәт» һәм «Тормыш ризыгы» хәйрия фондларыннан килгән үзиреклеләр, әмма проектны оештыручылар яңа ярдәмчеләргә һәрвакыт шат.

Кайнар ризыктан тыш, бүген Петров исемендәге паркта шәһәр халкы юридик һәм медицина ярдәмен, шулай ук гигиена җыелмаларын ала алды. «Яңа гасыр» хәйрия оешмасының мобиль пункты фудтрак белән ризык тарату нокталарына айга бер тапкыр чыга.

«Без әлеге проект җитәкчеләре белән икенче ел хезмәттәшлек итәбез. Микроавтобуста киләбез, анда юрист һәм табиб-терапевт халыкны кабул итә. Шулай ук без ВИЧка аноним тест уздырабыз, кирәкле әйберләрне алып киләбез, – дип сөйләде «Яңа гасыр» хәйрия фонды директоры Илмира Әхмәтҗанова. - Борһан Шаһиди урамындагы «Игелекле фудтрак»ның төп ноктасында безгә билгеле бер яшәү урыны булмаган күп кешеләр мөрәҗәгать итә. Алар өчен бездә анализларны аноним рәвештә тапшырырга һәм флюорография узарга мөмкин булуы мөһим. Кешеләр «Игелекле Казан» проектына ышанганга күрә, безнең хезмәттәшлек нәтиҗәсендә күпләр безгә ышанып, кирәкле ярдәм ала алдылар. Бу бик зур, мөһим профилактик эш».

Үз стартында «Игелекле фудтрак» проекты мохтаҗларга ярдәм итәргә теләгән җиде оешманы берләштерде. Бүген инде 17 партнер исәпләнә, шуның нәтиҗәсендә ризык тутырылган фургон атнага алты көн өләшү нокталарына бара.

«Безгә билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр генә түгел, ә мөстәкыйль рәвештә ашарга әзерләү авыр булган пенсионерлар да килә. Күпләр ашларны үзләре белән ала, - дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев. - Көнгә 50-60 кеше килә, ә айга 480-ләп порция азык таратабыз».

Хәзер шәһәрдә өч «Игелекле фудтрак» локациясе исәпләнә: Борһан Шаһиди урамындагы сквердан ерак түгел урнашкан парковкада ул дүшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә, чәршәмбе көнне 10.30 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көннәрендә – 14.00 сәгатьтә, җомга көннәрендә – 9.30 сәгатьтә һәм шимбә көнне 14.00 сәгатьтә туктала. Сишәмбе көнне 14.30 сәгатьтә фудтрак Ветераннар йортына, пәнҗешәмбе көнне 11.00 сәгатьтә Петрова исемендәге паркка килә.

Ел ахырына кадәр, М.Исмәгыйлев сүзләренә караганда, таратуның дүртенче ноктасын ачу планлаштырыла.

«Игелекле фудтрак» - ул ТР башкаласында «Игелекле Казан» масштаблы шәһәркүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган инициативаларның берсе генә. 2017 елда шул ук исемдәге коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешма төзелде, ул хәйрия оешмалары һәм проектлар үсешенең ресурс үзәге булды. Оешма эшчәнлеге бюджеттан тыш чыганаклардан, шул исәптән грантлардан гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, 2018 елдан башлап «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы 2019 елның сентябреннән 2020 елның августына кадәр исәпләнгән проектларын гамәлгә ашыру өчен 4,2 млн сум акча отты.

Бүген «Игелекле Казан», ресурс үзәге буларак, 70-кә якын шәһәр оешмасын һәм волонтерлык берләшмәсен колачлый, гәрчә юл башында оешмалар күпкә азрак булса да.

Фоторепортаж
«Игелекле фудтракка» 2 яшь тулды
Видеорепортаж
28.11.2019 12:34
Казанның «Игелекле фудтрак» хәйрия проектына ике ел тулды
Барлык яңалыклар