Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2023, 17:48

«Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге 2023 ел эшчәнлегенә йомгак ясады

1600 дән артык төрле чара үткәрелгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы ноябрь, Диләрә Гафурова). Бүген Тимирясов исемендәге КИУда «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXVII конференциясе булды. Чара 1 нче декабрьдә 22 яшен тутырачак партиягә нигез салу көне алдыннан узды. 2023 елда партиянең Казан бүлекчәсенә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин йомгак ясады.

«Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлеге республикада гына түгел, илдә дә иң эреләрнең берсе булып тора. Бу елда партиянең абруен ныгытуга, кешеләрнең ышанычына һәм яңа тарафдарлар алуга ярдәм итүче 1600 дән артык төрле чаралар үткәрелгән. Башкала партия оешмасы беренчел бүлекчәләр секретарьлары составын 50% ка диярлек яңарта, кадрлар сәясәте һәм югары партия мәктәбе базасында укытуга басым ясый.

Илсур Рәис улы исеменнән барысына да намуслы хезмәтләре, уртак максатларыбыз хакына куйган тырышлыклары һәм көчләре өчен рәхмәт белдерәм», – дип мөрәҗәгать итте барлык катнашучыларга Денис Калинкин.

Татарстан Республикасы башкаласы, моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымына карамастан, икътисадның барлык тармакларын саклап кала һәм тотрыклы үсеш тәэмин итә. Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, 2023 ел йомгаклары буенча тулаем территориаль продукт күләме 1 трлн 300 млрд сумнан артып китәчәк, ә сәнәгать җитештерүе үсеше 105% тәшкил итәчәк. Шулай ук быел эшсезлек дәрәҗәсе 32% ка, 3178 кешедән 2156 кешегә кадәр кимегән.

Быел социаль учреждениеләрне капиталь ремонтлауга һәм төзүгә аерым басым ясалды, бу «Бердәм Россия» партиясенең федераль, республика һәм халык программалары ярдәмендә мөмкин булды.

«Быел без «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 5 мең 727 укучыга исәпләнгән дүрт яңа мәктәп бинасы ачтык. 17 мәктәптә һәм җиде балалар бакчасында ремонт эшләре тәмамланды. Яңа уку елы алдыннан бер бала да игътибарсыз калмады. Безнең зур команда, аның составында предприятиеләр, депутат корпуслары һәм партия активы, күп балалы, аз керемле гаиләләрдән, инвалид балалардан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм безнең шефлык астындагы Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән килгән балалар өчен 2,5 меңнән артык портфель җыйды», – дип билгеләп үтте шәһәрнең беренче вице-мэры.

Тимирясов исемендәге КИУ ректоры Асия Тимирясова хәбәр иткәнчә, югары уку йортында тәрбияләнүчеләрнең 85% ы эшкә урнаштырылган, Казанның 40 мәктәбендә КИУны тәмамлаучы берәр кеше эшли. Ректор сүзләренчә, кадрлар сәясәтенә шәһәр Башкарма комитеты да, барлык дәрәҗәләрдә мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән «Яңа мәктәп» партия проекты да өлеш кертә.

«Күптән түгел Казанда «Кадрлар яңадан барысын да хәл итә» эшлекле форумы узды – бу предприятиеләрдә кадрлар мәсьәләләрен хәл итүдә генә түгел, ә шәһәребезнең киләчәге турында да яхшы диалог булды. Казанда мәктәпләр төзелә һәм гамәлдәгеләре киңәйтелә, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең үзара хезмәттәшлек моделен билгеләп үтәсем килә, ул югары сыйныф укучыларының һөнәри юнәлеше һәм студентларның карьера билгеләмәсе мәсьәләләренә зур игътибар бирә», – дип уртаклашты Асия Тимирясова.

«Яшь Гвардия»нең Казан җирле бүлеге җитәкчесе Владислав Тарасов үз геройлары истәлегенә граффити ясауга грант отуы турында хәбәр итте. Ул партиянең Казан бүлеге белән берлектә башкаланың күпкатлы йортларының берсендә мурал ясау теләген җиткерде.

«Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXVII конференциясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика парламенты һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, район администрацияләре башлыклары һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
«Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXVII конференциясе
Барлык яңалыклар