Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2022, 14:46

Казан ханлыгы Фиринат Халиков иҗатында: «Хәзинә» галереясында рәссамның 65 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачыла

Экспозициядә картиналар, тарихи сюжетлар,авыл пейзажлары һәм портретлар тәкъдим ителәчәк

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). 26 нчы августта ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам Фиринат Халиковның 65 еллыгына багышланган «Вакыт мәңгелек» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә тарихи картиналар тәкъдим ителәчәк – сюжетларда Казан ханлыгы чорындагы фаҗигале вакыйгалар, шулай ук авыл пейзажлары һәм портретлар чагылдырылган.

Күргәзмәдә казанлылар рәссамның 1980 еллар азагыннан хәзерге вакытка кадәр иҗат ителгән эшләре белән таныша ала. Фиринат Халиков картиналарының төп темасы – башкаланың Казан ханлыгы елларында чәчәк аткан чоры, ә соңгы биш елдагы картиналары авыл көнкүреше һәм тормышы темасына багышланган.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла, керү ирекле. Алдагы көннәрдә экспозициягә галерея билетлары буенча килергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Фиринат Халиков – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия сәнгать академиясе академигы. Ул профессиональ сәнгать белеме алганнан соң иҗат юлын пейзажчы буларак башлый. 1990 елларда Казан татар халкының мәдәниятен, тарихын, рухи традицияләрен торгызу хәрәкәте үзәгендә була. Бу елларда Фиринат Халиков Болгар шәһәре тарихына багышланган график эшләр циклын булдыра. Бу циклның күпчелек эшләре архитектура күренешле пейзаж жанрында башкарылган.

Барлык яңалыклар