В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр көчекләр өчен азык, уенчыклар, ятаклар, муенчаклар, металл мискиләр, резин перчаткалар һәм башка әйберләр китерә ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Казан зооботаника бакчасы «Үз кайгыртуыңны күрсәт!» дигән хәйрия акциясен башлап җибәрде. ТР башкаласының битараф булмаган кешеләре аңа кушыла һәм йортсыз хайваннарга ярдәм итә ала.
Тарихи территориягә керү өлешендә ярдәм җыю өчен махсус контейнер урнаштырылган. Көчекләр өчен азык (коры һәм желе), уенчыклар, ятаклар, муенчаклар, металл мискиләр, резин перчаткалар, юу чаралары, кәгазь сөлгеләр, табаклар, швабралар, чиләкләр һәм чүпрәк-чапрак кабул ителә.
Халыкара йортсыз хайваннар көненә багышланган хәйрия акциясе 18 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Ярдәм җыю көн саен 9:00 дән 19:00 гә кадәр узачак. Шәһәрлеләр китергән барлык әйберләр «Көчек патруле» волонтерлар корпусына һәм «Зооцентр» приютына тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.