В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кар сәнгате форумы 21-нче февральдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль, Алинә Бережная). 21-нче февральдә Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында ел саен үткәрелә торган кар сәнгате форумы узачак. Конкурсның темасы булып Африка хайваннары торачак. Зоопаркка килүчеләрнең быел нинди скульптуралар күрәчәге турында Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Конкурста 10 команда катнашачак. Скульпторлар ролендә үзләрен шәһәрнең балалар сәнгать мәктәпләре укучылары һәм педагоглары сынап караячак. А.Абзалов сөйләвенчә, конкурс нәтиҗәләре буенча бер җиңүче һәм ике призер билгеләнәчәк. Шулай ук «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясе дә кертеләчәк. Конкурста Африка темасы очраклы гына сайланмаган - зоопаркның яңа территориясенә дөньяның иң эссе кыйтгасы вәкилләре актив рәвештә урнаша бара, дип билгеләп үтте А.Абзалов.
«Казан форумы ел саен Европа зоопарклар һәм аквариумнар ассоциациясе тарафыннан билгеләп үтелә, ул башка зоопарклар-ассоциация әгъзалары арасында иң яхшысы дип табылды. Киләчәктә яшь скульпторлар симпозиумын үткәрергә планлаштырабыз», - дип ассызыклады А.Абзалов.
Форумны ачу 9.30 сәгатькә, нәтиҗәләр ясау 13.30 сәгатькә планлаштырыла. Конкурс кардан әвәләп ясау өчен уңайлы һава торышы шартларында узачак.