В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәй азагына кадәр ул 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 1 июньнән Казан зооботаника бакчасы җәйге эш режимына күчә. Җәй азагына кадәр ул 8.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә касса – 8.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.
Зооботаника бакчасының җәйге режимда беренче эш көне – 1 июнь – биредә Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Кунаклар татар эстрадасы йолдызларының үзләренең балалары белән концертын карый, уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаша алачаклар. Шәһәрлеләрнең күңелләрен аниматорлар күтәрәчәк, программада шулай ук – аквагрим һәм башка күңелле сюрпризлар, дип хәбәр итә зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.