В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көннәрдә зооботаника бакчасы үзгәртелгән график буенча эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда Казан зооботаника бакчасының эш графигы үзгәрәчәк.
31 декабрьдә зоопарк 8.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, 1 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Касса бер сәгатькә иртәрәк ябыла. Алдагы бәйрәм көннәрендә зооботаника бакчасына 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин, дип хәбәр итәләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.