Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2019, 13:13

Казанның «Салават күпере» торак комплексы үзенең биш еллыгын билгеләп үтә

Бүген комплекста 32 йортта 9180 фатир тапшырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Казанның Киров районында урнашкан Залесный бистәсендәге «Салават күпере» торак комплексы төзелешенә старт бирелгән көннән нәкъ 5 ел узды. Хәзер биредә 8,5 мең кеше яши, 32 йортта 9180 фатир тапшырылган.

Яңа бистәнең балалар һәм спорт мәйданчыкларында һәр өченче кеше 16 яшьтән яшьрәк, ә микрорайон хаклы рәвештә гаилә белән яшәү территориясе булып санала, дип билгеләп үтәләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтендә. Бүген биредә ике балалар бакчасы эшли. 2018 елның сентябрендә 1206 бала яңа 182-нче номерлы политехник лицейга укырга килде. 2017 елда «Салават күпере»ндә өлкәннәр сырхауханәсе ачылды, ә агымдагы елның февралендә 4-нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсен төзекләндерү тәмамланды. Моннан тыш, узган елның гыйнварында микрорайонда 4-нче номерлы «Юдино» полиция бүлеге ачылды, анда куркынычсызлыкны 78 хокук саклау органнары хезмәткәре тәэмин итә.

«Салават күпере»ндә яшәүчеләр дә үз тормышларыннан канәгать. Аерым алганда, аларга биредә гаиләле кешеләр өчен инфраструктура булдырылуы ошый: балалар бакчалары, мәктәп, сырхауханә, спорт мәйданчыклары. «Без үзебезнең районны яратабыз һәм бу чын күңелдән әйтелгән сүзләр. Монда иртәнге 7.00 сәгатьтә уянырга һәм кошлар сайравын ишетергә, кырда йөгереп керергә, спорт мәйданчыгында шөгыльләнергә була», – дип тәэсирләре белән уртаклашты биш бала анасы Мәрьям Китаева.

Микрорайон үсүен дәвам итә. Бүген төзелешнең төрле стадияләрендә булган 2652 фатирга исәпләнгән 10 торак йорт бар, быел өч балалар бакчасын төзү һәм ачу көтелә.

Тулаем алганда, торак комплексында 400 га мәйданда 1,5 млн кв. метр торак төзеләчәк, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да. Төзүчеләр нияте буенча, «Салават күпере» үзенең 50 мең кеше яшәгән административ һәм эшлекле үзәге булган шәһәргә әверелергә тиеш. Шәһәрдә 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп, берничә паркинг төзелер, дип планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, Казанның «Салават күпере» юлдаш-шәһәре төзелеше буенча масштаблы проект 2011 елда игълан ителгән иде.

Барлык яңалыклар