Матч 3:0 исәбе белән тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Кичә Казанның «Зенит» волейбол клубы Сургутның «Газпром-Югра» командасын җиңде. Үз мәйданында узган матч 3:0 исәбе белән тәмамланды.
Суперлиганың турнир таблицасында «Зенит» икенче урынны били – Казан волейболчылары 17 матчта 14 җиңүгә иреште һәм 41 очко туплады. Турнир лидеры - Новосибирскның «Локомотив» командасы казанлылардан нибары 1 очкога алда бара.
«Зенит-Казан» үз мәйданында узачак киләсе матчны Түбән Новгородның «АСК» командасына каршы 29-нчы февральдә уздырачак. «Санкт-Петербург» Волейбол үзәгендә уен 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә клуб сайтында.