Матч 19.00 сәгатьтә «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Бүген «Зенит-Казан» үз кырында Чемпионнар лигасының чирек финалының җавап матчында Польшаның «Гданьск» командасы белән уйнаячак.
Бер атна элек Чемпионнар Лигасының беренче матч буенча гамәлдәге җиңүчесе «Зенит-Казан» «Гданьск»ны авырлык белән 3:2 исәбе белән җиңде. «Гданьск» һәм бөтен Польша чемпионатының баш бомбардиры, 24 яшьлек диагональ уенчы Мачей Музай һәм «Зенит»ның диагональ уенчысы Максим Михайлов иң күп нәтиҗә китергән уенчылар булдылар, алар командага 27-шәр очко китергән.
Матч 19.00 сәгатьтә «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә башланачак, дип хәбәр ителә «Зенит-Казан» волейбол командасы рәсми сайтында.