Команда Новосибирскның «Локомотив»ына каршы уйнаячак.
Фото: Денис Гордийко
«Суперлига Париматч» Россия чемпионатында Казан «Зенит»ы хәзерге вакытта авангардта бара. 14 уеннан волейболчылар бары тик икесендә генә җиңелделәр һәм 34 очко тупладылар. «Локомотив» турнир таблицасында алтынчы урында гына урнашты. Команданың арсеналында 21 очко һәм 11 уенда 7 җиңү бар, дип хәбәр ителә «Зенит-Казан» ВК сайтында.