В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы костюм ияләрен акцияне оештыручылардан һәм партнерларыннан призлар белән бүләкләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). 25 нче июньдә Татарстан Республикасы башкаласында «Казан велодевичнигы» узачак, ул быел рок темасына багышланачак. Костюмлаштырылган узышта спорт сөючеләр һәм аларның кавалерлары катнаша ала.
Велодевичникка теркәлү сылтама буенча үткәрелә. Катнашу өчен төп шарт – дресс-кодны (косуха, күн штаннар, чылбырлар, шиплар, берцылар һ.б.) үтәү.
Катнашучылар арасында акцияне оештыручылардан һәм партнерлардан берничә номинациядә призлар уйнатылачак: «Иң шәп рокер образы», «Иң креатив образ», «Иң текә велорокер» һәм «Иң шәп рокер велосипеды».
Катнашучылар 16:30 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданына җыелачак. Велозезд 17:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар Бауман урамы, Казан Кремле астыннан, Кремль яры буйлап узачак һәм якынча 18:30 сәгатьтә цирктан ерак түгел билгеләнгән финишка киләчәк. Ахыргы ноктада оештыручылар конкурска нәтиҗә ясаячак һәм барлык кунакларны торт белән сыйлаячак. Бәйрәм атмосферасын диджейлар тудырачак.