В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Велоузыш барышында һәм финиш ноктасында шәһәр халкы костюмнарны бәялиячәк һәм иң яхшыларын биш номинациядә сайлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). «Казан кызлары велоөмәсе - 2020» Татарстан башкаласында 22-нче августта узачак. Велосипед портын яратучылар колоннасы Бауман урамы, Казансу яры, Горький исемендәге парк, «Миллениум» күпере, Ривьера яныннан узачак һәм «Черек күл» паркында финиш ясаячаклар.
Быел велоөмәдә каты дресс-код игълан ителде - барлык катнашучылар супергеройлар, фильм һәм мультфильм геройлары булып киенергә тиеш. Аларга күлмәкләр, костюмнар, чәчәкләр һәм антураж ярдәм итәчәк. Кемдер супергерой булып танылган киногаләм персонажлары була ала, ә кемдер - гади кешеләр, мәсәлән, табиблар.
Велоузыш барышында һәм финиш ноктасында шәһәр халкы костюмнарны бәялиячәк һәм иң яхшыларын биш номинациядә сайлаячак. Шулай итеп, иң яхшы супергерой велосипедын, иң шәп костюмны, иң яхшы образны, иң яхшы велосипедчыны һәм яшь катнашучыны билгеләү планлаштырыла.
11.00 сәгатьтә барлык катнашучыларны Галиәсгар Камал исемендәге театр янындагы мәйданда көтәчәкләр. Аларның һәркайсы махсус номер алачак. Барлыгы 50-гә якын велоспорт яратучы көтелә. Колонна 11.30 сәгатьтә старт ала һәм Бауман урамы, Казансу яры, Горький исемендәге парк, «Миллениум» күпере, Ривьера яныннан үтәчәк. Колонна «Черек күл» паркында якынча 14.00 сәгатьтә туктаячак. Монда кунакларны торт, күңел ачу программасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү көтә, дип хәбәр итә оештыручылар.