В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төркия командасы Европа Кубогының турнир таблицасында бүген беренче, Татарстан клубы өченче урында тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). 18-нче декабрьдә Казан УНИКСы Истанбулның «Дарушафака» клубына каршы үз кырында матч уздырачак. Уен даими Европа Кубогы кысаларында узачак.
Беренчелекнең турнир таблицасында, «С» төркемендә Төркия командасы беренче урында тора, УНИКС исә - өченче урында. Шул ук вакытта ике клуб та 9 матчта 5-әр җиңү һәм 14-әр очко җыйган.
Булачак уен 18-нче декабрь көнне 19.30 сәгатьтә Казанның «Баскет-холл»ында узачак, дип хәбәр ителә Уникс сайтында.