В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу УНИКСның быелгы сезонда Европа Кубогында беренче җиңүе иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Казан УНИКСы үз кырында чираттагы җиңүен яулады. Кичә баскетбол командасы Словениянең Любляна шәһәреннән «Цедевита Олимпия» командасы белән очрашты. «Баскет-холл»да матч 80:67 исәбе белән тәмамланды.
11 очко җыйган Эррик Макколлум, командага 21 очко китергән Джамар Смит һәм 13 очко һәм 6 подбор белән Алекс Тайс УНИКСның иң нәтиҗәле уенчылары булды. Райан Боатрайт һәм Марко Симонович «Олимпия»нең иң күп нәтиҗә китергән уенчылары булдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу УНИКСның быелгы сезонда Европа Кубогында беренче җиңүе иде. Алдагы очрашуны казанлылар Италиянең «Брешия» командасына оттырды.
Казан клубының киләсе уены 12-нче октябрьдә Эстониянең Таллин шәһәренең «Калева» командасына каршы булачак, дип хәбәр ителә баскетбол командасы сайтында.