Конкурсантларга кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, кубоклар һәм медальләр тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). 1-нче октябрьдә Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә «Россия ел укытучысы» – 2019 Бөтенроссия конкурсының федераль этабының икенче турына йомгак ясау тантанасы узды. Конкурсның биш призерының берсе Казанның 2-нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов булды.
Наил Мирсәетовтан тыш, конкурс призерлары арасында Волгоградның 55-нче номерлы «Белем үзәне» урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Арачашвили, 171-нче номерлы Санкт-Петербург гимназиясенең француз теле укытучысы Марина Зезкова, Мәскәү Подольск курсантлары гимназиясенең география укытучысы Павел Красновид һәм Саратов шәһәренең 2-нче номерлы лицееның химия укытучысы Вероника Романова да бар.
Барлык биш призерга да 3-нче октябрьдә Мәскәүдә узачак «Укытучы-лидер»ның өченче турында катнашырга туры киләчәк. Ул ике конкурс сынавын үз эченә ала – «Гавами лекция» һәм «Министр белән әңгәмә», дип хәбәр ителә конкурс сайтында.
«Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесен һәм призерларын бүләкләү 4-нче октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак.