Дәүләт Кремль сараенда «Россия Ел укытучысы - 2019» конкурсына йомгак ясалды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алинә Бережная). Казан шәһәренең 2-нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов кече «Бәллүр пеликан» белән бүләкләнде – бүләк «Россиянең ел укытучысы - 2019» Бөтенроссия конкурсы призерларына тапшырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәү Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көне алдыннан узды.
Конкурсның абсолют җиңүчесе итеп Волгоградның Совет районы 55-нче номерлы «Белем үзәне» урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Арачашвили танылды.
Наил Мирсәетовтан тыш «Бәллүр пеликан» Санкт-Петербургның 171-нче номерлы гимназиясенең француз теле укытучысы Марина Зезковага, Мәскәү Подольск курсантлары гимназиясенең география укытучысы Павел Красновидка һәм Саратовның 2-нче номерлы лицееның химия укытучысы Вероника Романовага тапшырылды.
Призерларга бүләкләрне РФ мәгариф министры Ольга Васильева һәм «Россия ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсының Зур жюри рәисе, М.В.Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовничий тапшырды.
«Пеликан авыр, авырлыгы бер килограмм бардыр, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Наил Мирсәетов. - Хисләрдән әле дә айнып җитә алмыйм. Финалга, соңгы этапка кадәр барып җитү һәм илнең иң яхшы укытучылары бишлегендә булу - ул инде җиңү. Минем өчен конкурста Татарстанны тәкъдим итү бик зур дәрәҗә булды. Мин бу җаваплылыкны үз җилкәмдә алып баруым һәм хәзер «пеликан»ны Казанга алып кайтуым белән бик бәхетле.
Конкурс нәтиҗәләре Мәскәүдә 3-нче октябрьдә узган өченче «Укытучы-лидер» турыннан соң билгеле булды. Конкурсантлар ике конкурс сынавын – «Ачык лекция» һәм «Министр белән әңгәмә»не уздылар, анда катнашучылар заманча шартларда мәктәпнең һәм тәрбиянең роле турында фикер алыштылар.
Н.Мирсәетов сүзләренә караганда, барлык конкурсантлар да көчле һәм яхшы әзерлекле булганнар. «Бу конкурста йомшак катнашучылар юк, биредә иң көчле укытучылар җыела, алар үзләренең иң яхшы һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашалар», - дип сөйләде Н.Мирсәетов.