Ислам Хәбибуллин «Балалар өчен тапшыруларның иң яхшы алып баручысы» номинациясендә җиңде
Мәскәүдә «ТЭФИ-KIDS» телевидение премиясе лауреатларын игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында Казанның Мәскәү районындагы 122 нче гимназия укучысы Ислам Хәбибуллин да бар иде. Ул балалар өчен тапшыруларның иң яхшы алып баручысы булды.
Премиягә төрле номинацияләрдә илнең төрле төбәкләреннән барлыгы 215 проект тапшырылган, шуларның 201ен катнашуга керткәннәр. Исламның көндәшләре арасында федераль телеканаллар хезмәткәрләре бар иде.
Премия җиңүчеләрен РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Черкесова, «Союзмультфильм» киностудиясенең иҗади продюсеры Татьяна Киселева, алып баручылар Александр Олешко, Юлия Барановская, Оксана Федорова һәм Вадим Такменев, дирижер, СССРның халык артисты Юрий Башмет, җырчы Дмитрий Маликов һәм башкалар сайлап алды.
Лауреатларны бүләкләүне Et cetera театрында оештырдылар, ә җиңүчеләрнең исемнәрен телевидение алып баручысы Марина Кравец әйтте.
Казанда Ислам татар балалар телеканалларының берсендә программа алып бара. Ул шулай ук шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе проектларында актив катнаша, аларның видеороликларында төшә. Материаллар белән сылтама буенча танышырга була.