В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашаларны 24 нче һәм 25 нче июньдә карарга мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында Екатерина Тимофееваның Ганс Христиан Андерсенның «Кар патшабикәсе» әкияте мотивлары буенча куелган «Монда Кай булды» спектакле премьерасы булачак. Тамашалар 89 нчы театр сезонын ябачак.
Спектакльнең режиссеры – «Алтын битлек» бөтенроссия театр премиясе номинанты Артем Устинов. Аның сүзләренә караганда, таныш әкият карау вакытында бөтенләй яңача ачылачак. «Бу – әкият, без аны хәзерге тормыш чынбарлыгы аша аңларга тырышабыз, ә икенче яктан – драма. Безнең спектакль куркынычны ничек җиңәргә һәм тормышның иң катлаулы моментларында аның мәгънәсен ничек табу турында», - дип сөйләде А.Устинов.
Спектакльдә балаларның югалуы турында сөйләнә. Куелышны эшләгәндә «Лиза Алерт» эзләү отряды консультация ярдәме күрсәткән. Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелган.
Премьера 24 нче июнь көнне 18:30 да һәм 25 нче июньдә 14:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте. Тамаша – 14 яшьтән өлкәнрәк өчен.