Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2023, 15:26

Казан Яшь тамашачы театры сезонны Шукшин иҗаты буенча куелган спектакль премьерасы белән тәмамлаячак

Спектакль нигезендә «Светлые души», «Микроскоп», «Степка», «Чудик» һәм башка хикәяләр ята

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь). Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Одна нога на берегу, другая – в лодке» спектакленең премьерасы булачак. Спектакль совет язучысы Василий Шукшин хикәяләренә нигезләнгән. Премьера 90 нчы театр сезонын яба.

«Кырык яшемдә мин тулысы белән шәһәрнеке дә, авылныкы да түгел идем. Бик уңайсыз халәт. Бу ике урындык арасы гына да түгел, ә: бер аяк ярда, икенчесе көймәдә. Йөзмәскә дә ярамый, йөзәргә дә куркыныч кебек», – дип язган Василий Шукшин. Бу юллар спектакльнең лейтмотивы булып тора – тамашачыларны тормышта үзләрен эзләү турында уйланырга чакыралар.

Спектакльнең төп герое – гади рус ир-аты җыелма образы, ул яшәүнең какшамас законнарына таяна. Ләкин тормыш туры гына агучы тыныч елга түгел, ә үзенең каты агымнары белән бормалы тау елгасы, дип әйтелә спектакльнең тасвирламасында.

Спектакльдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Анна Иванова, Алсу Густова, артистлар Виталий Дмитриев, Евгений Быльнов, Гүзәл Вәлишина, Полина Малых, Валерий Антонов, Мария Мухортова, Руслан Зөбәйрәев уйный. Режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова. Рәссам-куючы – Алина Алимова, яктылык буенча рәссам – Ольга Окулова, композитор – Әлфит Фәрхәтшин, хореографлар – Мария һәм Марсель Нуриевлар.

Спектакль нигезендә «Светлые души», «Микроскоп», «Степка», «Чудик», «Мой зять украл машину дров» һәм башка хикәяләр ята.

Премьера 30 нчы июньдә 18:30 сәгатьтә була. Постановка 14 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен исәпләнгән, дип хәбәр иттеләр Яшь тамашачылар театрының матбугат хезмәтенә.

Василий Шукшин иҗаты белән Яшь тамашачылар театрында беренче тапкыр гына эшләмиләр – 2004 елда театрда «В профиль и анфас» хикәясе буенча спектакль куелган.

Барлык яңалыклар