Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2022, 14:55

Казан яшь тамашачылар театры Татарстанның һәвәскәр театрлары өчен иҗади лаборатория оештыра

Режиссерлар, рәссамнар, педагоглар һәм дизайнерлардан интенсив уку планлаштырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче апрель). 5 нче апрельдә Казан яшь тамашачылар театрында Татарстан районнарыннан килгән үзешчән коллективлар хезмәткәрләре өчен иҗади лаборатория эшләячәк. Алар өчен интенсив программа әзерләнгән –режиссерлар, сәнгать җитәкчеләре, педагоглар һәм дизайнерлар һәвәскәр театр сәнгатен үстерү өчен кирәкле мәгълүмат белән уртаклашачак.

«Светлячки», «Маша и три медведя», «Северное сияние» һәм «Удивительный чердак» кебек спектакльләрнең режиссеры Лилия Әхмәтҗанованың чыгышы планлаштырылган. Ул бөтен гаилә өчен спектакльне ничек куярга кирәклеге турында сөйләячәк. Яшь тамашачылар театрының баш рәссамы Надежда Иванова һәм дизайнер Артур Миңнуллин истә калырлык визуаль тел булдыру алымнары белән уртаклашачак. Педагог һәм режиссер Дарья Хуртина, «Создавая театр» һәм «Театралка» студияләре җитәкчесе буларак, инклюзив коллектив белән эшләргә өйрәтәчәк. Казан яшь тамашачылар театры директорының иҗат эшләре буенча урынбасары Сөмбел Мөхәммәтгалимова «Барлык катнашучыларны гашыйк итү өчен чараны ничек үткәрергә?» дигән лекция укыячак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Иҗади лабораторияләр театр коллективларының Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында үткәрелә. Аларның максаты – милли театр традицияләренең дәвамчанлыгын саклап калу, Татарстан Республикасында үзешчән театр сәнгатен популярлаштыру һәм үстерү.

Лаборатория эше үзешчән коллективларның республиканың 11 профессиональ театры белән хезмәттәшлеген күздә тота. Интенсив Татарстанның 25 районын колачлаган инде. Аларда 350 дән артык үзешчән театр катнашкан.

Барлык яңалыклар