В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар 22 нче һәм 74 нче урыннарда урнашкан
Фото: Марат Мөгыйнов
Элегрәк тавыш бирүдә катнашкан 1 меңгә якын проект сайлап алынган иде. Россиянең барлык төбәкләреннән 80 мең кеше үз фикерен җиткерде. Тавыш бирү онлайн узды.
Гыйнварда эксперт жюрие дүрт номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк: «Досуг», «Үсеш», «Сәламәт яшәү рәвеше» һәм «Алдынгылар эш бирүчесе» (14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен рәсми эшкә урнашу мөмкинлеге бирә торган оешмалар өчен). Бүләкләү «Алдынгылар хәрәкәте»нең II съездында узачак.
Татарстаннан шулай ук «Каскад» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (Дөбъяз авылы), «Вектор» яшьләр медиастудиясе (Баулы), «Минем ишегалдым лагере» проекты (Зәй) финалга чыкты, дип хәбәр итә «Алдынгылар хәрәкәте».