В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы «Дөнья энҗесе» матурлык һәм талант фестиваль-конкурсын үткәрүдә ярдәм итә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Казанның иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге волонтерлар җыю турында игълан итте. Алар «Дөнья энҗесе – 2022» XIII халыкара матурлык һәм талант фестиваль-конкурсын оештыруда катнаша ала. Гаризалар 30 нчы майга кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте.
Үзәк Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршында эшли һәм шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларындагы студентларның ирекле үзәкләрен берләштерә, шулай ук иҗтимагый иреклеләр оешмалары белән хезмәттәшлек итә.
Үзәк хезмәткәрләре даими рәвештә шәһәр һәм республика күләмендәге чараларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәләр. Үзәк эшенә кушылу өчен, сайтта теркәлергә һәм булачак чаралар турында мәгълүмати рассылкага язылырга кирәк.
Өстәмә мәгълүматны «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» иреклеләр үзәгенең «Вконтакте»дагы төркемендә белергә мөмкин.