Финалда Россиянең 24 төбәгеннән 100 кеше катнашты.
Фото: КФУ матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты, Гыйракта туып-үскән Хуссеин Аммар Сафаулдиин Хуссеин «Ел студенты. Табиблар» беренче бөтенроссия конкурсында махсус призга лаек булды. Хәзер ул Республика клиник хастаханәсенең кызыл зонасында медбрат һәм волонтер булып акча эшли, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
Конкурсның ике этабында меңнән артык медик студент катнашкан. Иң күп гаризалар Мәскәү, Чечня һәм Татарстаннан килгән. Нигездә, үзләрен «дәвалау эше», «стоматология» һәм «педиатрия» белгечлекләре буенча укучылар күрсәтергә теләгән.
26-нчы ноябрьдән 29-нчы ноябрьгә кадәр Ханты-Мансийскта узган финалда Россиянең 24 төбәгеннән 100 кеше катнашкан. Финалистлар медицина өлкәсендә аерым уңышларга һәм казанышларга ия югары уку йортларының медик-студентлары булган – анда фәнни эшләр, тикшеренүләр, мәкаләләр һәм патентлар бәяләнгән.
Өч финал көнендә конкурста катнашучылар берничә сынау үткән: «Үзпрезентация», «Ситуацион бурыч», «Эшлекле уен», Med Talks һәм «Проект лабораториясе». Бер җиңүче, ике лауреат һәм дүрт махсус приз иясе билгеләнгән.
Белешмә:
Конкурс «Ел студенты» Россия милли премиясенең махсус трегы – Россия яшьләр берлеге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының уртак проекты. Ул Россиядә югары медицина белеме программалары буенча укучыларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.