В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел студентлар шәһәр, республика һәм бөтенроссия төзелешләрендә генә түгел, халыкара төзелешләрдә дә катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казан студентлар отрядлары штабының өченче хезмәт семестры тәмамлана. Быел студентлар шәһәр, республика һәм бөтенроссия төзелешләрендә генә түгел, халыкара төзелешләрдә дә катнашты. Мәсәлән, «Босфор» җыелма студентлар төзелеш отряды әгъзасы, КДАТУ магистратурасының 2 курс студенты Булат Низаметдинов Төркиянең көньяк яр буенда «Аккой» атом электростанциясен төзү отрядын җитәкләгән.
Моңа кадәр Булат «Мирный атом» объекты һәм «Восточный» космодромы төзелешендә катнашкан иде. Яшь кешенең сүзләренә караганда, биредә алган тәҗрибәсе һөнәри үсеш өчен бик мөһим булып тора. «Быел мин зур күләмле проект – атом станциясе төзелеше шаһиты булдым. Зур тәҗрибә булды – халыкара практика белән дә таныштым, үз өлешемне дә керттем, миңа кече инженер булып эшләү мөмкинлеге бирелде», – дип сөйләде Б.Низаметдинов һәм төрекчә сөйләшергә өйрәнүен дә җиткерде. «Халыкара төзелешкә керү өчен, инглиз телен белү кирәк, ләкин Төркиядә нигездә җирле телдә сөйләшәләр икән, шуңа күрә хезмәттәшләрем белән хезмәттәшлек итү өчен төрек телен өйрәнергә туры килде», - диде ул.
Өченче хезмәт семестрында барлыгы 5 мең 800 студент катнашкан. Алар арасында «Север» (Саха Республикасы), «Мирный атом» (Чиләбе өлкәсе) студентлар төзелеше, шулай ук «Ялта» сервис отрядларының (Ялта шәһәре) хезмәт проекты да бар иде.
2019 елда Казан студентлары откан грантларның гомуми суммасы 220 мең сум тәшкил иткән. Казанның студентлар отрядлары штабының иң яхшы вәкилләре декабрь урталарында бүләкләнәчәк.