Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2024, 12:29

Казан спортчысы билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

ТР башкаласындагы ярышлар 35 ил вәкилен берләштерде

«Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе шәкерте Айнур Нургалиев билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры булды. Казанда ул Азат Әхәтов җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.

«Ак Барс» көрәш сараенда узган ярышларда 35 илдән 500 дән артык спортчы катнашты. Ир-атлар – 57-100+ кг, ә хатын-кызлар 52-76 кг авырлык категорияләрендә көч сынашты.

Элегрәк «Ак Бүре» ФСБ тәрбияләнүчеләре Тольяттида узган «Дуслык кубогы» карате буенча бөтенроссия ярышларында призлы урыннар алган иде. Ярышларда бакыр медальләрне Добрыня Зайцев, Артем Мөхәммәдов, Ангелина Филина, Милена Чеснокова, Камилә Гарипова һәм Егор Чеканов яулады.

Исегезгә төшерәбез, 15 ноябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Кытай һәм Россия профессиональ уенчылары, шулай ук ике илнең рәсми затлары арасында өстәл теннисы буенча күргәзмә команда турниры узачак. Ярышлар «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында уздырыла. Турнирны барлык теләүчеләр карый алачак.

Барлык яңалыклар