В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 500 дән артык чаңгычы катнашкан
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
Казанның «Снежный Барс» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбе укучысы Тимур Филимонов чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль яулады. Ярышларда Россия күләмендә 500 дән артык спортчы катнашкан. Спорт чарасы бу көннәрдә Саранск шәһәрендә уза һәм ул 16 февральгә кадәр дәвам итә.
Спортчы егетне чаңгы шуу осталыкларына Александр Церюков өйрәтә, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алдарак моңа кадәр узган Россия ярышларында ике Казан спортчысының алтын һәм көмеш медаль яулавы турында хәбәр ителгән иде. Көрәш буенча «Ак барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Виринея Максимова самбо буенча 16–18 яшьлек кызлар арасында 65 кг га кадәр авырлыкта Россия Беренчелегендә җиңүгә ирешкән. «Стрела» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбе укучысы Динә Хөснетдинова 119,26 балл җыеп, фигуралы шуучылар арасында сикерү буенча Россия чемпионатында икенче урында калган.