В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанны Россиядән бердәнбер катнашучы - Original People комадасы вәкиле Павел Мухин тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Казан спортчысы брейк-данс буенча дөнья чемпионы булды. 1vs1 Red Bull BC One World Final системасы буенча брейк-дансның 14-нче дөнья чемпионаты 27-30 сентябрь көннәрендә Цюрихта (Швейцария) узды.
Өч көн дәвамында катнашучылар төрле номинацияләрдә ярышты һәм мастер-класслар бирде. 2018 елда, чемпионат тарихында беренче тапкыр, best B-girl һәм best Powermove номинацияләре тәкъдим ителде.
Казанны Россиядән бердәнбер катнашучы - Original People комадасы вәкиле Павел Мухин тәкъдим итте, ул Best Powermove номинациясендә җиңү яулады, дип хәбәр итә ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге.