В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 19 марттан 22 мартка кадәр Самарада узган
Марат Мөгыйнов фотосы
«Идел» физик тәрбия-спорт берләшмәсендә шөгыльләнүче Сергей Сергеев ир-атлар арасында уздырыла торган бокс буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Олег Сәитов исемендәге Россия Кубогында җиңү яулады. Илнең иң көчле спортчыларын җыйган турнир 19–22 март көннәрендә Самарада узган.
Сергей Сергеев 75 кг га кадәр авырлык үлчәмендә өч көрәштә өч җиңү яулап, югары осталык күрсәткән. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул «Техник-тактик осталыкта иң яхшы боксер» исеменә лаек булган.
Казанда спортчы Виктор Шавелин җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр итә Татарстан башкаласының Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алдарак «Идел» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Сергей Сергеевның Нефть илләре кубогында мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелүе хакында хәбәр ителгән иде. 1 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Югорскта узган халыкара турнирда 15 илдән 120 спортчы катнашкан.